Accessibility links

БМО Иминлек Шурасы Сүриядә кеше хокуклары бозылуны хөкем итте


БМО Иминлек Шурасы Сүриядә протест чараларын көч кулланып бастырганда кеше хокуклары бозылуны тикшерү өчен бәйсез халыкара комиссия оештырырга чакырды.

Сүриядәге вәзгыятьне тикшергән ике көнгә сузылган киңәшмә кабул иткән резолюциядә, хакимиятләрнең гади кешеләргә карата көч куллануы хөкем ителә һәм халыкара комиссия белән хезмәттәшлеккә чакырыла.

Шура әгъзасы булган 33 ил әлеге резолюцияне хуплады. Дүрт ил “каршы” булды һәм тугыз ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Бәшәр Әсадның президентлыктан китүен таләп иткән протест чаралары март аенда башланган иде. Хокук яклаучылар әйтүенчә, әлеге чараларны бастырган вакытта ике меңнән артык кеше үтерелгән. БМО һәм Европа Берлеге Сүриягә чикләүләр кертте.
XS
SM
MD
LG