Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан мөселманнары Ураза бәйрәменә әзерләнә


Иртәгә мөселманнар өчен Ураза гаете. Әлеге көн Татарстанда һәм Башкортстанда рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде.
Республикаларның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары кылыначак.

Татарстанда иртәнге намаз 4:43тә укыла, 5:13тә бәйрәм вәгазе башланып китәчәк, 6:15тә — гает намазы.

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз бәйрәм намазын Казанның «Мәрҗани» мәчетендә укыячак. Ул иртәнге җидедә башлана.

Башкортстанда иртәнге намаз 5.18 укыла, гает намазы – 9.00да.

Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин бәйрәм намазын Уфаның “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә укыячак.
XS
SM
MD
LG