Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерландта иммигрантларны илдән "хөрмәтләп" чыгаралар


Нидерланд урамында Гыйрак иммигрантлары
Нидерланд урамында Гыйрак иммигрантлары
Иммигрантларга, аеруча, мөселманнарга карата тискәре карашлар белән танылган Нидерланд патшалыгында янә җәнҗал. VPRO дип аталган телеканалда бу илдә сыену сорап, анда калырга рөхсәт ала алмаган иммигрантлар өчен махсус тапшыру чыга башлый. Тапшыруның исеме аның чын максатын да ачыклый кебек – Weg van Nederland, нидерланд теленнән "Нидерландтан ерак" дип тәрҗемә итергә була.

Тапшыруда катнашучылар – Нидерландта яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән иммигрантлар. Туры эфирда барган тапшыру барышында алар Нидерландның тарихы, мәдәнияте, теле турында сорауларга җавап бирергә тиеш. Җиңүчегә шактый зур бүләк каралган – 4 мең евро, ләкин бу акчаны ул Нидерландтан киткәч үз илендә генә куллана ала.

Шунысы кызык, тапшыруда катнашучыларның күпчелеге – укымышлы яшьләр. Телеканалның баш мөхәррире Франк Виринг (Frank Wiering) сүзләренчә, шоу авторлары иммигрантларның язмышы турында сәяси бәхәс кузгатырга тели. Иммигрантларның укуны тәмамлап, Нидерландта уңышлы карьера башлау мөмкинлеге булырга тиеш, ди ул.

Еuronews телеканалы аналитиклары фикеренчә, бу тапшыру радикаль карашлы сәясәтче Герт Вилдерс (Geert Wilders) фиркасе тегермәненә су коя. Үзенең исламга каршы белдерүләре белән танылган Вилдерс иммиграциягә каршы чыга.

Гомумән алганда, Нидерландта телевидение тапшырулары еш кына җәнҗаллы төсмер ала. Мисал өчен, 2007 елда BNN телеканалы яман шеш белән авырган бер хатын-кызны үлеменнән соң бөерен башкаларга бирергә күндерергә тырышкан тапшыру күрсәткән иде. Чынбарлыкта бу донорлык мәсьәләсенә игътибар җәлеп итү кампанияе генә булып чыкты, ләкин халыкта ул шактый зур бәхәсләр уятты.
XS
SM
MD
LG