Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Фәләстин һәм Израиль башлыклары белән очраша


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама бүген Фәләстин һәм Израиль башлыклары белән очраша. Хәбәр ителгәнчә, Обама соңгы вакытта фәләстиннәр белән яһүдләр арасында туган киеренкелекне йомшартырга тырышачак.

Бу җомга Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас БМОның Генераль Ассамблеясендә чыгыш ясарга ниятли. Габбас Фәләстин дәүләтен тануны һәм аны Берләшкән Милләтләр Оешмасына әгъзалыкка кертүне сораячак.

Израиль премьер-министры Биньямин Нитаньяһу белән АКШ президенты Барак Обама Габбасның бу адымын якламый. Русия исә Израиль белән Американың каршы чыгуына карамастан, БМОда фәләстиннәр өчен тавыш бирәчәген белдерде.

Барак Обама шулай ук Нью-Йоркта Төркия премьеры Рәҗәп Эрдоган белән очрашты. Хәбәр ителгәнчә, Обама Эрдоганны Төркия белән Израиль арасындагы киеренкелекне тизрәк бетерергә чакырды. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр узган елның май аенда бозылды. Ул вакытта Израиль хәрби көчләре Газзәгә һуманитар ярдәм алып барган “Мави Мармара” корабын басып алып, анда 9 төрек ватандашын үтергән иде.
XS
SM
MD
LG