Accessibility links

Универсиада байрагы Казанга кайтты


Казан Универсиадасы байрагы
Казан Универсиадасы байрагы
Бүген Казанга Универсиада байрагы кайтты. Ай дәвамында аны Русия шәһәрләре буйлап Татарстаннан 90 кеше – республика иҗат берләшмәләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, волонтерлар озатып йөрде.

Оештыручылар әйтүләренә караганда, “Универсиада байрагы эстафетасы” Казан белән Татарстанның үзенчәлекле пиар-проекты буларак әзерләнде. Аның ярдәмендә 2013 елда башкалада узачак спорт ярышлары белән 300 меңгә якын студент якыннан таныша алды.

Универсиада байрагы Пенза, Сарытау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек 15 шәһәрдә булды, хәбәр итә Татар-информ.
XS
SM
MD
LG