Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә АКШ һөҗүменнән 24 сугышчы үтерелде


Йәмәннең көньяк-көнчыгышындагы Шауба виләятендә Әл-Каидә белән бәйле сугышчылар корылмаларына АКШның пилотсыз очкычы һөҗүме нәтиҗәсендә 24 сугышчы үтерелде.

Үтерелгәннәр арасында Әл-Каидәнең Йәмән бүлегендә медиа белән бәйләнешләр өчен җаваплы мисырлы Ибраһим әл-Ман һәм Әл-Каидәнең Гарәп ярымутравындагы төркеме башлыгы булган Әнвәр әл-Әүләкинең улы да бар. Әүләки үзе Йәмәндә 30 сентябрьдә үтерелгән иде.

Кичә кич булган һөҗүм турында Йәмән рәсмиләре һәм җирле кабиләләр җитәкчеләре белдерә.
XS
SM
MD
LG