Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньядагы иң зур Коръән Казанга кайтты


Дөньядагы иң зур Коръән Кол Шәриф мәчетенә урнашты
Дөньядагы иң зур Коръән Кол Шәриф мәчетенә урнашты
Пәнҗешәмбе Италиянең “Реверра ЛТД” ширкәте эшләгән дөньядагы иң зур басма Коръән Казанга кайтты һәм тантаналы рәвештә Кол Шәриф мәчетенә куелды.

Әлеге Изге китапның киңлеге бер ярым метр, биеклеге ике метр. Дөньядагы иң зур Коръән 632 биттән тора, авырлыгы 800 килограм.

Изге Коръәнне Кол Шәриф мәчетенең беренче катында күреп була. 2012 елның июнендә иң зур Изге китап Болгарга күчәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG