Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буе республикасы башлыгы президент сайлауны кабатларга чакыра


Игорь Смирнов
Игорь Смирнов
Молдовадан аерылырга теләүче Днестр буе республикасы башлыгы Игорь Смирнов республикада үткән президент сайлау нәтиҗәсен гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Аның мөрәҗәгате хәзер үзәк сайлау комиссиясендә карала.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, Смирнов бу сайлауда өченче урынга калган. Беренче урында парламентның элекке рәисе Евгений Шевчук, икенчедә Югары шура рәисе Анатолий Каминский.

Беркем дә беренче турда җиңү өчен җитәрлек тавыш җыя алмаган.

Намзәтләр һәм сайлаучылардан шикаятьләр күп булу сәбәпле үзәк сайлау комиссиясе сайлау нәтиҗәсен раслауны 14 декабрьгә кичектерде.
XS
SM
MD
LG