Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе Һомска күзәтүчеләр җибәрүне сорый


Сүрия милли шурасы, ягъни читтәге оппозиция Гарәп дәүләтләре лигасыннан Һомс шәһәренә һәм хөкүмәткә протест белдереп үткән чараларны иминлек көчләре бастырган башка төбәкләргә кичекмичә күзәтүчеләр җибәрүне сорый.

Март аеннан бирле Һомс оппозиция тарафдарларының протест чаралары һәм оппозиция ягына күчкән солдатлар белән хөкүмәт гаскәрләре бәрелеше үзәгенә әйләнде.

Пәнҗешәмбе көнне Сүриягә Гарәп дәүләтләре лигасының беренче төркеме килде. Алар илдәге низагны җайга салу шартларын Сүрия хакимиятенең ничек үтәвен тикшерәчәк миссия эшчәнлеген оештыра.

БМО мәгълүматларына күрә, Сүриядә тугыз ай эчендә бәрелешләрдә биш меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG