Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы һәм Түбән Камада митинг оештырырга теләүчеләрне куркытканнар


Чаллыда 10 декабрьдә үткән митинг
Чаллыда 10 декабрьдә үткән митинг

24 декабрь көнне Чаллы белән Түбән Камада Русия думасына сайлауда хәрәмләшүләргә протест белдереп митинг булмады. Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов сүзләренчә, куәт структуралары оештыручыларга да, митингта катнашырга теләүчеләргә дә нык басым ясаган, аларны куркыткан.

Кашапов, "әгәр Чаллы һәм Түбән Камадагы куәт структуралары басым ясамаса, 24 декабрь көнне Чаллыда мәйданга биш меңләп кеше җыелыр иде", ди.

“24 көнне бөтен Русиядә, хәтта чит илләрдә дә сайлау гадел булмады дип бик күп халык чыкты, әмма протест чарасын Чаллы белән Түбән Камада үткәреп булмады. Сәбәпләре бик күп аның. 10 декабрьдә без, төрле милләт вәкилләре, митингны бик зурлап үткәрергә теләгән идек, vkontakte-да үзенә күрә бер төркем дә ачылды. ФСБ хезмәткәрләре митингта катнашырга теләгәннәрнең исем-фамилияләрен шуннан җыеп алып, кайберләренең өйләренә барып, кайберләрен чакырып, берәүләрнең эш урыннарына барып, студентларның кемнәр икәнен белеп бик көчле басым ясады. Без меңләп кеше җыелыр дип уйлаган идек, әмма ул көнне 500-ләп кенә кеше генә чыга алды.

Бу Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрендә куәт структуралары барлык иҗтимагый һәм сәяси оешмаларны, студентларны, гомумән кешеләрне каршылык чараларында катнашмасын дип контрольдә тота. 10 декабрьдә катнашкан өчен штрафлар да түләттеләр. Мин дә, Владимир Кауров та һәм тагын бик күпләр штраф түләгәннән соң, басым бик көчле булганнан соң, Түбән Камада һәм Чаллы шәһәрендә бу акцияләргә халык чыкмады”, дип белдерде Кашапов.

Төрмә белән дә янаганнар

24 декабрь көнне үзләрендә бу чараны оештырырга мөмкинлек бирелмәгәч, кайберәүләр Казандагы митингка барырга теләгән. Мисал өчен, Түбән Камада яшәүчеләрне, юлга кузгалганда полиция автобустан төшәргә мәҗбүр иткән. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов мондый хәлгә дучар булган берәүнең үзләренә шалтыратып ярдәм соравын әйтә.

Рәфис Кашапов сүзләренчә, митингта катнашырга теләгән яшьләргә дә һәм шулай ук аны оештыручыларга да каты басым ясаганнар, хәтта куркытканнар да.

“Күбрәк оештыручыларга басым ясалды. Минем үземә дә полициядән, әгәр дә бу эшләргә керәсең икән, болай да сиңа җинаять эше ачылган, сине төрмә камерасы көтә, дигән сымаграк итеп әйттеләр.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе буларак, бу митингны оештыру чарасын үз өстеңә ал әле дигән тәкъдимнәр дә булган иде. 30 апрельдә урыс оешмалары татар телен укытуга каршылык белдереп чыккан иде бит, шунда катнашкан өчен миңа җинаять гаепләве белдерелгән. Айга берничә мәртәбә, кайвакыт атна саен прокуратурага йөрим. Зиннур Әһлиуллин белән икебезнең өстән тикшерү бара. Бу митингны оештыру эшенә алынсам, кем белә, мин камерага кереп китәргә дә мөмкин идем. Уйлап карасаң, минем ике баланы һәм хатынны кем карар?

Төрмәгә, психлар хастаханәсенә ябарга да мөмкиннәр. Татар иҗтимагый үзәгенең офисына һөҗүм дә булды бит инде. Машина белән дә бәреп киттеләр. Монда шундый хәлләр күп булды.

Уйлап карасаң, Мәскәүдә чит ил журналистлары күп эшли, бөтен күренекле зыялылар да шунда. Билгеле шәхесләр курыкмыйча үз сүзләрен әйтә ала. Мәскәү белән чагыштырганда Чаллы, Түбән Кама һәм шул ук Казан да бер колхоз кебек кенә”, ди Кашапов.

ФСБ аңлатмалар бирми

“Азатлык” радиосы куәт структураларының бу гамәлләренә мөнәсәбәттә аңлатмалар алу теләге белән Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы бүлегенә дә, Чаллыдагы бүлекчәсенә дә шалтыратып карады. ФСБ-ның Татарстан бүлеге сүзчесе Эдуард Исмәгыйлев: “Бездә андый мәгълүмат юк, Чаллы бүлегенә мөрәҗәгать итегез”, дип белдерде. Чаллыдагы ФСБ хезмәтеннән: “Без бу хакта беренче тапкыр ишетәбез, әмма бернинди аңлатмалар да булмаячак, бөтен комментарлар Татарстан бүлеге аша гына бирелә”, дип әйттеләр.

Рәфис Кашапов чыгыш ясый
Рәфис Кашапов чыгыш ясый
Рәфис Кашапов сүзләренчә, хакимият төрле юллар белән, үзенең бөтен хезмәтләрен кулланып, халыкның фикер белдерергә теләвенә киртә сала.

“Путин хакимияткә килгәч, ничек кенә булса да үз дәрәҗәсен төшермәс өчен полиция, ФСБ, шәһәр хакимиятләре аркылы барлык сәяси, иҗтимагый оешмаларга һәм халыкка басым ясый. Төрле мәхкәмәләр, төрле иҗтимагый һәм сәяси оешмалар ФСБ контроле астында. Хәтта безнең Сабантуй бәйрәме дә алар контроле астында”, ди Кашапов.

Яшьләрдә активлык бар, әмма алар куркытылган

Чаллы яклары 90нчы елларда милли азатлык хәрәкәтендәге активлыгы белән аерылып торды. Рәфис Кашапов сүзләренчә, хәзер дә ул активлык бөтенләй сүнеп бетмәгән, әмма яшьләр нык куркытылган гына.

“Мин алар белән дә сөйләшеп караган идем. “Без чыга алмыйбыз, без оештыра алмыйбыз”, дип әйттеләр. Кайберләре институтларда укый, кайберләре төрле ширкәтләрдә эшли. Алар бу куркытулардан соң, безгә проблемнар кирәк түгел, дип әйтә. Билгеле булганча, исемен белсәләр, уку йортының ректорын чакырып алып, менә бу студентны чыгарып җибәрегез генә дип әйтәчәкләр. Андый хәлләр булды бит инде. Казанда да, Чаллыда да студентларга басымнар булды. Монда Русия премьер-министры Путинга каршы шундый чара оештырыла икән, алар (куәт структуралары) күп сөйләшеп тә тормыйлар.

Уйлап карасаң, Түбән Кама белән Чаллы әле яшь шәһәрләр. Яшьләр, студентлар бик күп булганга актив шәһәр. Басым булмаса, монда өч мең, хәтта биш меңгә кадәр кеше чыгар иде. Бездә бит телевидение, радио һәм газетларга чыгып булмый. Үзара интернет аркылы гына сөйләшәсең. Әгәр яшьләр һәм халык куркытылмаса, протест чараларын интернет аша да яхшы итеп оештырып була”, ди Кашапов.

Куәт структураларына митингны булдырмау кулайрак

Белгечләр дә Чаллы һәм Түбән Кама якларында күпчелек халык сәнәгать ширкәтләрендә эшләгәнгә, хезмәт хаклары әллә ни зур түгел, аларның күңелләрендә хәзерге хакимияткә ризасызлык көчлерәк тә дигән нәтиҗә ясый.

Узган гасыр ахырында Татарстанга бәйсезлек таләп итеп дәррәү күтәрелү дә һәм шулай соңгы берничә ел эчендә Русия хакимиятенең милли мәктәпләрне бетерү, милли республикаларны юкка чыгару сәясәте алып барганда Чаллы иҗтимагый үзәгенең үз сүзен ишеттерергә теләве Русиянең Татарстандагы куәт структураларына ошап бетми күрәсең. Өстәгеләргә “Каршылык чараларын булдырмаска” дигән фәрман төшкәнгә охшап тора.

24 декабрь көнне Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган митингларны үткәрергә рөхсәт бирелде. Башка юл калмаганны хакимиятләр дә аңлады күрәсең. Соңгы хәлләргә күрә, Чаллы һәм Түбән Кама кебек кечерәк шәһәрләрдәге куәт структураларының халыкка митинглар үткәрттерергә рөхсәт бирү мөмкинлеге булса да, алар элеккечә Мәскәүгә тугрылыклыкта калуын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG