Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөсни Мөбәрәкне хөкем итүче мәхкәмә үз эшен дәвам итте


Каһирәдә Мисырның хакимияттән бәреп төшерелгән президенты Хөсни Мөбәрәкне хөкем итү эше бүген дәвам итте.

Мәхкәмә утырышы узучы полиция академиясе бинасы янына Мөбәрәкне җәзага тартуны таләп итеп дистәләрчә кеше җыелды.

Мөбәрәк коррупциядә һәм узган елның февралендә хөкүмәткә каршы чыгучы демонстрацияләрдә 850-ләп кешенең үтерелүенә бәйле булуда гаепләнә. Әлеге халык күтәрелеше нәтиҗәсендә ул февраль аенда хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.

Мөбәрәкне мәхкәмә залына авыру ятагында алып керделәр.

83 яшьлек Мөбәрәкнең йөрәге авыру һәм ул хәрби хастаханәдә сак астында ябып тотыла.
XS
SM
MD
LG