Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Омски татарлары


Балалар Сабан туе. Омски, 2011 ел
Балалар Сабан туе. Омски, 2011 ел

2011 ел омскилар өчен төрле вакыйгаларга шактый бай булды. Саллыраклары ел ахырында – декабрь аенда булгандыр.


4 декабрьдә үткән сайлауларда Омски өчен гадәти булмаган нәтиҗәләр килеп чыкты. Өлкә үзәгендә зур булмаган аерма – 27,9%-ка 30,2% тавыш белән хакимият фиркасенә караганда коммунистлар фиркасенә күбрәк тавыш бирелде. Авылларда күренеш бөтенләй башка булды – «Бердәм Русия» фиркасенә авыл-районнарда 48,61% тавыш җыелды. Нәтиҗәдә шул ук сайлауларда дәүләт думасына депутат булып үткән шәһәр башлыгы Виктор Шрейдер вазифасыннан китте.

“Сайлаулар нәтиҗәсе – халык фикере, җәмәгатьчелек фикере. Халык фикере белдерелде һәм ул үзгәрешләр кирәклеген дәлилли. Кайбер үзгәрешләр инде башланды да. Бер генә теләк – үзгәрешләр уңай якка булсын”, диде Виктор Шрейдер.

Бу фикерне Шрейдер әфәнде шәһәр хакимияте каршында эшләүче координация шурасының декабрь азагында уздырылган утырышында әйтте. 2012 елдан Виктор Шрейдер дәүләт думасында эшләячәк һәм бу утырыш аның җәмәгатьчелек белән хушлашуы булды.

Милли оешмалар мэрның китүен моңсу кабул итте. “Виктор Шрейдер җитәкчелек иткән дәвердә милли оешмалар эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү грантлар бәйгесе аша җайга салынган иде, шәһәр өчен дә Виктор Филиппович күп уңай эшләр башкарды, бик тә кызганыч аның китүе”, дип әйтте Омскиның Фин мәдәният үзәге җитәкчесе Наталья Назарова.

Дөрестән дә, грант-субсидияләр аша бирелгән бюджет акчасыннан татар мохтарияте дә файдалана алды: “Умырзая” ансамбле һәм “Өмет” иҗат студиясе өчен сәхнә киемнәре юнәтте, аппаратура, баян сатып алды.

Ризасызлык чаралары

Сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп декабрь аенда Омски халкы урам җыеннарына чыкты. Анда “сайлаулар нәтиҗәләрен юкка чыгарырга; сайлаулар нәтиҗәләрен бозып күрсәтүчеләрне җавапка тартырга; сайлауларны яңадан үткәрергә” дигән һәм башка кискен таләпләр куелды.

Урам җыеннары Омскида поликристалл кремний, ягъни чакма заводы төзелешенә каршы да оештырылды. Анда халыкны нинди коточкыч күренешләр көтүе – чирле, гарип балалар, яман шеш авырулары, үпкә авыруы, кыска гомер, бөтен тереклекнең юкка чыгу куркынычы булуы ассызыкланды.

Хәләл ризык җитештерелә башланды

2011 елда Омскиның “Танылган ризыклар” ширкәте хәләл ризык җитештерә башлады. Бу хакта ширкәт җитәкчесе Сергей Карпов һәм Азия өлеше мөселманнары баш мөфтие урынбасары Әнәрбәк хаҗи Җунысов килешү имзалады. Хәзер Омскида өлкәдә яшәүче мөселманнар хәләл пилмән, манты, кәтлит, тавык ите ашый алалар.

2011 ел – Тукай елы

2011 ел Омскида да бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы исеме астында үтте. Төрле чаралар, Сабантуйларыннан башлап үзешчәннәр концертлары Тукай елына багышлап үткәрелде.

Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте авылларда яшәүче татар халкына Тукай елының нинди дәрәҗәдә үткәрелүе хакында белдерү максаты белән авыл-районнарга сәяхәтләр оештырды. Мохтариятнең «Умырзая» ансамбле Тевриз һәм Муромцево районнарының татар авылларында очрашулар үткәрде .

2011 елда Омскида беренче мәртәбә "Тукай укулары" оештырылды. Чараны мохарият 13нче санлы гомуми белем мәктәбе белән бергәләп оештырды. Анда татар балалары шәһәрнең кайбер мәктәпләреннән, мохтариятнең «Өмет» студиясеннән, Тевриз һәм Большеречье районнарыннан катнашты.

"Тукай укулары" кысаларында үткәрелгән шигырь сөйләү бәйгесендә Тевриз районының Туйчы авылы мәктәбе укучылары алдынгы булды.

Омскида беренче мәртәбә үткәрелгән «Татар егете» бәйгесе дә, 2008 елдан үткәрелә башланган «Чәк-чәк parti» акциясе дә Тукай елына багышланды.

Бөек шагыйрьнең туган көнендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 2008 елдан бирле үткәрелеп килә. 2011 елда әлеге чара театр мәйданыннан ял паркына күчте, нәтиҗәдә акция күләмлерәк узды, катнашучылар да күпкә артык булды.

Акциягә 5 яшьлек оныгын алып килгән Халидә ханым, мондый чара аеруча яшьләр өчен зур әһәмияткә ия, дип саный.

Үзгәрешләр

2011 ел Омски шәһәр мохтарияте өчен җитәкче алышынудан башланды. 1997 елдан шәһәр мохтарияте, “Өмет” студиясе һәм «Умырзая» ансамбле җитәкчесе Гафия Алееваның каты авыруы сәбәпле, Омски шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе булып эшмәкәр Тамир Әлимбаев сайланды.

Тамир әфәнде – «Енисей» корпорациясе президенты, 15 елдан артык мохтарият эшчәнлегенә даими ярдәм күрсәтеп торучы эшмәкәр. Өлкәдә нәшер ителүче бердәнбер татар басмасы – «Татар дөньясы» газетасы да Тамир Әлимбаев акчасына чыгарыла.

Хәзерге вакытта «Умырзая» ансамбленең җыр төркеме белән мәдәният көллияте студенты Люция Шәрипова эшли, биючеләр төркемен элеккегечә хореограф Зәлия Чумарова җитәкли.

Матбугат чарасы

8 ел дәвамында нәшер ителеп килгән «Татар дөньясы» айлык газетасы 2011 елда рәсми теркәлде. 2500 данә тиражлы газета почта хезмәте аша халыкка тулысынча таратыла, барлык чыгымнарны Тамир Әлимбаев күтәрә. Газетага актив язучылар, асылда, мохтарият әгъзалары.

2011 елның июль аеннан газета бермә-бергә калынайды – 8 битле булып чыгып килгән “Татар дөньясы” 16 битле булып дөнья күрә башлады. Омски газетасына Татарстан бүләге, ягъни татарлар тормышына багышлап Казанда әзерләнә торган “Атна” вакыйгалары кушымтасы өстәл

«Умырзая» ансамбле уңышлары

Октябрь аенда «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле Семейгә «Көзге Иртеш моңнары» халыкара татар сәнгате фестиваленә барды. Ансамбль тулы составы белән бу фестивальдә икенче мәртәбә катнаша.

Казакъстанга бару иганәче, мохтарият рәисе Тамир Әлимбаев ярдәме белән мөмкин булды. Фестивальдә «Умырзая» коллективы «Ансамбльләр» номинациясендә катнашып, беренче урынны яулады. Аннан тыш, ялгыз җырчылар, биючеләр I, II, III дәрәҗәле алты дипломга лаек булдылар.

Милләттәшебезгә югары бүләк

Яңа ел алдыннан гына тагы бер хәбәр килеп иреште – Большеречье район мәхкәмәсе рәисе Газиз Хәйруллин Русиянең югары мәхкәмәсе тарафыннан күпьеллык гадел хезмәте өчен “За заслуги перед судебной системой” медале белән бүләкләнде.

Үз хезмәтендә югары дәрәҗәләргә ирешкән Газиз әфәнде татарлар арасында милләтпәрвәр шәхес буларак та билгеле. Үзенә мөрәҗәгать итүчеләрне ул ярдәмсез калдырмый. Большеречье татар оешмаларына матди яктан да ярдәм итеп тора.

Балалар белән эш

2011 елда «Өмет» балалар студиясе дә үзгәрешләр кичерде. Әйткәнебезчә, җитәкчеләре Гафия ханым Алееваның авыруы сәбәпле, февраль аеннан балалар белән яңа остаз, Омски дәүләт университетының мәдәният факультетында белем алучы Гөлфия Шәйхиденова эшли. Гөлфия ханым балаларны җырга өйрәтә.

Студиядә татар теле дәресләре дә алып барыла. Биредә дә үзгәреш – татар телен балаларга хәзер Тубыл педагогия институтының татар бүлеген тәмамлаган Дәүрия Шихова укыта.

Омски татарлары мохтарияте 2011 елда шундый эш-гамәлләр белән яшәде. 2012 елга Омски шәһәр мохтарияте планында елның беренче яртысында Казан тамашачысы алдында Себер татарлары мәдәниятен күрсәтү, бераз соңрак – “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә катнашу.
XS
SM
MD
LG