Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия тышкы эшләр министры Мьянмада сәфәрдә


Уильям Һейг Мьянма тышкы эшләр министры Вунна Маун Лвин белән сөйләшә.
Уильям Һейг Мьянма тышкы эшләр министры Вунна Маун Лвин белән сөйләшә.
Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг ике көнлек сәфәр белән Мьянмага килде. Ярты гасыр эчендә Британия тышкы эшләр министрының бу илгә беренче сәфәре.

Һейг Мьянма президенты Тейн Сейн һәм оппозиция лидеры, Нобель тынычлык бүләге иясе Ауан Сан Су Чжи белән дә очраша.

Бу сәфәр алдыннан булган әңгәмәдә Һейг ил җитәкчелеген озак еллар хәрби режим хөкем сөргәннән соң башлаган реформаларны дәвам итәргә, сәяси тоткыннарны чыгарырга һәм 2012 елның язында булачак сайлауның гадел үтүен тәэмин итәргә чакырачагын әйтте.

Декабрь башында АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да Мьянмада булган иде.
XS
SM
MD
LG