Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе дөнья илләрен тыныч халыкны якларга чакырды


Төп бинасы Төркиядә булган «Сүриянең ирекле армиясе» башлыгы Риал әл-Асад дөнья җәмәгатьчелеген Сүриядәге тыныч халыкны якларга чакырды. Аның белдерүенчә, Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләре президент Бәшәр Асадның хөкүмәткә каршы чараларда катнашучыларга карата репрессияләрне туктата алмады. Ул әлеге мәсьәләне БМОның иминлек шурасына тапшырырга чакырды.

Бүген «Сана» дәүләт мәгълүмат агентлыгы «террорчылар» Димәшк янындагы тикшереп уздыру пунктына һөҗүм итүен хәбәр итте. Барлыгы алты полиция хезмәткәре үтерелгән, җидесе яраланган.

Атнакич Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләренең Сүриядә эшләү вакыты чыга. Шул сәбәпле, Лига якын арада аларны калдыру вакытын озайту яки чакыртып алу мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG