Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентлыгына дәгъва итүчеләр имзалар тапшырды


Русия президенты вазифасына дәгъва итүче берничә намзәт бүген теркәлү өчен кирәк булган 2 миллион имзаны Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды.

Агентлыклар белдерүенчә, документларны эшмәкәр Михаил Прохоров, «Яблоко» фиркасен оештырган Григорий Явлинский һәм Иркутски губернаторы Дмитрий Мезенцев тапшырган. Хәзер эшче төркем бу имзаларның дөреслеген тикшерәчәк.

«Воля» теркәлмәгән партия башлыгы Светлана Пеунова бары 240 меңнән артык кына имза җыя алган.

Бүген Үзәк сайлау комиссиясе үз-үзен тәкъдим итүчеләр һәм парламентка үтмәгән партия вәкилләреннән имзаларны соңгы көн кабул итә.
XS
SM
MD
LG