Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһарда шартлауда алты кеше һәлак булды


Әфганстанның Кандаһар шәһәрендәге һава аланына урнашкан хәрби ныгытма капкасы янында интихарчы бомба шартлатып кимендә алты кеше һәлак булды. Полиция алар барсы да гади кешеләр булган дип хәбәр итә. Интихарчы ныгытма эченә үтәргә тырышкан, бу хәл барып чыкмагач үзен шартлаткан.

Талиблар әлеге террор гамәлен үзләре оештырганны әйтә. Талиблар вәкиле, Кандаһар һава аланындагы ныгытмада эшләүче чит ил хәрбиләре һәдәф иде, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG