Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 4 февральдә “Гадел сайлаулар өчен” чарасын оештыру комитеты җыелды


4 февральгә билгеләнгән “Гадел сайлаулар өчен” исемле урам җыенын оештыручылар бу чараны башка көнгә күчерергә теләми, әмма җыенны уздыру урынын үзгәртү турында хакимиятләр белән сөйләшергә әзер. Бу хакта “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов белдерде.

Җыенны башка көнгә күчереп булмый, чөнки бу көнне әлеге чара Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтәчәк, диде Удальцов.

Мәскәү хакимиятләре белән сөйләшүләр алып барган журналист Сергей Пархоменко, сөйләшүләрдә әлегә “алга китеш юк”, дип хәбәр итте.

4 февраль көнне Мәскәүдә 50 мең кеше катнашында ризасызлык чарасын уздырырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать шәһәр мэриясенә 20 гыйнвар көнне тапшырылды. Әлеге чара декабрьдә Сазлык мәйданында һәм Сахаров проспектында узган сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык җыеннарының дәвамы булыр, дип планлаштырыла. Оппозиция Калуга мәйданыннан Манеж мәйданына кадәр йөреш оештырырга тели.
XS
SM
MD
LG