Accessibility links

Иминлек Шурасы Русиянең Сүриягә корал сатуын тәнкыйтьләде


БМО Иминлек Шурасының даими вәкилләре АКШ, Британия һәм Франция Русиянең Сүриягә корал сатуын тәнкыйтьләде. Кичә Иминлек Шурасы утырышы Якын Көнчыш һәм Фәлестин хакимиятенә багышланган иде.

АКШның БМОдагы вәкиле Сьюзан Райс бөтен илләргә мөрәҗәгать итеп Сүрияне корал белән тәэмин итүне туктатырга чакырды. Шулай ук ул Сүриядә көч куллануны туктатыр өчен тырышлыкны арттырырга чакырды. Райс Иминлек Шурасының Сүрия турында катгый резолюция кабул итүе кирәк, диде.

Күптән түгел Русия әзерләгән резолюция өлгесен көнбатыш илләре кабул итмәде. Документта Сүриягә корал сатуны туктату һәм Дәмәшккә каршы чикләүләр кабул итү турында бер сүз дә булмаган.

Бүген Иминлек Шурасында яңа резолюция өлгесенең эчтәлеге тикшереләчәк.
XS
SM
MD
LG