Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда узган елгы инкыйлапны искә алалар


Мисырда 2011 елның 25 гыйнварында булган президент Хөсни Мөбәрәкне урыннан алган инкыйлапны искә алалар. Илдә ял көне игълан ителгән. Каһирә һәм башка зур шәһәрләрдә урам җыеннары узды.

Мисырның хәрбиләр хакимияте төрмәләрдән узган елда кулга алынган ике меңләп кешене азат итәргә вәгъдә итә. Югары хәрби шура башлыгы Хөсәин Тантауи илнең кайбер шәһәрләрендә гадәттәнтыш хәлнең бетерелүе турында игълан итте.

Хокук яклау оешмалары исә Мөбәрәкне урынныннан алудан тыш илдә башка алга китеш күзәтелми, дип белдерде һәм хәрбиләрне хакимиятне тизрәк ватандашлар оешмаларына тапшырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG