Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат Европа Берлеге чикләүләрен “мәгънәсез” дип атады


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Европа Берлегенең Иранга каршы яңа чикләүләрне “мәгънәсез” дип бәяләде. Бүген Рафсанҗан каласында чыгыш ясап, президент, Тәһран атом программасы турында яңа сөйләшүләргә әзер, дип белдерде.

Дүшәмбе көнне Европа Берлеге Ираннан нефть сатып алуны туктату турында килеште. Аңа кадәр АКШ Иранга каршы финанс-икътисади чикләүләр керткән иде.

Көнбатыш бу чикләүләрне Иранның атом программасын туктату таләбен кире кагуыннан соң кертте. Тәһран үз программасын корал җитештерү өчен кулланмаячагын белдереп килә.
XS
SM
MD
LG