Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Франция һәм Әфганстан президентлары очраша


Хәмид Карзаи Римда премьер Марио Монти белән очрашты
Хәмид Карзаи Римда премьер Марио Монти белән очрашты
Җомга көнне Парижда Франция һәм Әфганстан президентлары Николя Саркози һәм Хәмид Карзаи очраша.

Европа илләре буйлап сәфәрдә йөргән Карзаи кичә Римда булып Италия премьер-министры Марио Монти белән очташып сөйләште. Монти Италия Әфганстанны ярдәменнән ташламаячак, дип ышандырды. Ике ил арасында сәяси һәм икътисади хезмәттәшлек, шулай ук иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.

Кичә Германия парламенты үзенең гаскәрләрен Әфганстанда тагын бер елга калдыру турында тавыш бирде. 1 февральдән Германия гаскәрләре саны 5350дән 4900гә кадәр кыскартылачак.
XS
SM
MD
LG