Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә бәрелешләрдә 5 тыныч кеше һәм 16 солдат һәлак булды


Сүриядә якшәмбе булган бәрелешләр вакытында биш тыныч кеше һәм хөкүмәт көчләренең 16 хәрбие һәлак булды.

Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, илнең төньяк-көнбатышындагы Кансафра шәһәрендә хәрби машиналар кәрванына һөҗүм иткәннәр һәм солдатлар шунда һәлак булган.

Ил башкаласы Димәшк янында иминлек көчләре белән оппозиция ягына чыккан хәрбиләр арасында булган бәрелеш вакытында биш тыныч кеше һәлак булган.

Гарәп дәүләтләре лигасы илдә көч куллану кисәк артканга үзенең күзәтүчеләре миссиясен туктату турында белдергән иде. Димәшк лиганың бу карарын хөкем итте.

Күзәтүчеләр Гарәп дәүләтләре лигасының кан коюны туктату планы нигезендә Сүриягә декабрь аенда килгән иде. Менә ун ай инде президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп иткән халык күтәрелешләре вакытында, БМО мәгълүматларына күрә, биш меңнән артык кеше һәлак булган.

БМО Иминлек шурасы Сүриягә карата резолюция өлгесен тикшерә.
XS
SM
MD
LG