Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путинны яклау митингына укытучыларны җәлеп итәләр


Мәскәү мәктәпләренә 4 февральдә шәһәрнең Тәүбә тавында премьер-министр Владимир Путинны яклап узарга тиешле митингка укытучыларны туплау турында карар килгән.

Бу мәгълүматны “Газета.ру”га ике мәктәптә раслаганнар.

Узган атнада Мәскәүнең мәгариф департаментында утырышта чыгыш ясап, һөнәр берлеге башлыгы митингка 30 мең укытучыны алып чыгарга вәгъдә итте, дип язды “Тере журнал”.

4 февральдә Мәскәүдә “Гадел сайлаулар” чарасы да узарга тиеш.
XS
SM
MD
LG