Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга сайлауга халыкара күзәтүчеләр килде


Русия үзәк сайлау комиссиясендә президент сайлавына озак вакытлы халыкара күзәтүчеләр булып теркәлгән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар һәм кеше хокуклары вәкилләре Татарстанга килде.

Даниядән Алкен Иб Виллия һәм Нидерландтан Фоорхюицен Виллем Йан Татарстан үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлеге, сайлау бүлекләре һәм сайлауга әзерлек белән танышачак. Моннан тыш, аларның сәяси фиркаләр, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы каралган.

Күзәтүчеләр сайлауларның Русия кануннарына һәм халыкара таләпләргә туры килүен тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG