Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхенда Клинтон һәм Лавров Сүрия резолюциясе турында сөйләште


Мүнхенда Иминлек халыкара конференция кысаларында, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров арасында икеяклы сөйләшү булды. Сөйләшү барышында БМО Иминлек шурасының Сүрия турындагы резолюциясенә Русиянең канәгатьсезлеге мәсьәләсе төп тема булып торган.

Тарафлар Сүриядәге хәлләр сәбәпле, тиз арада ниндидер хәрәкәт кирәклеге хакында килешкән. Клинтон Иминлек шурасында резолюция хакында тавыш бирүнең бүген булачагын ассызыклады һәм Мәскәүнең аны кире какмаячагына өметен белдерде.

Элегрәк Сергей Лавров журналистларга үзенең һәм Русия тышкы күзләү хезмәте башлыгы Михаил Фрадковның президент Дмитрий Медведев йөкләмәсе нигезендә Димәшккә барачагын һәм Сүрия башлыгы Бәшәр Әсад белән очрашачагын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG