Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия премьеры “киеренкелекне йомшартыр өчен” вазифасыннан китте


Романия премьер-министры Эмил Бок хөкүмәт алып барган икътисади реформаларга ризасызлык артканнан соң “илдәге сәяси һәм социаль киеренкелекне йомшарту” максаты белән урыныннан китүе турында белдерде.

Бок сүзләренә караганда, ул җитәкләгән хөкүмәт күргән чаралар халыкка ошамаса да финанс кризисы шартларында алар кирәкле булган.

"Әлеге кырыс чаралар ярдәмендә Романия узган ел үсештә булган Европа берлегенең бик аз иленең берсе булды," диде премьер.

Яңа хөкүмәтне кем җитәкләячәге әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG