Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев һәм Гафуров Путинның ышанычлы вәкилләре исемлегендә


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев
Үзәк сайлау комиссиясе президентлыкка намзәт Владимир Путинның ышанычлы вәкилләрен раслады. Исемлектә танылган җәмәгать һәм мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар һәм журналистлар, барлыгы 499 кеше бар. Алар арасында Татарстанның элекке президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, шулай ук КФУ ректоры Илшат Гафуров, спортчылар Динияр Билалетдинов һәм Елена Исәнбаева бар.


Канун нигезендә бу кешеләр намзәт урынына сайлауалды бәхәсләрендә катнаша ала. Президентлыкка һәр намзәт 600гә кадәр ышанычлы вәкилен сайлый ала.

Бүген президентлыкка үгетләү кампаниясе башлана. Телевидениедә намзәтләрнең видео мөрәҗәгатьләре тапшырыла башлый, урамнарда игълан-чакырулар эленә.
XS
SM
MD
LG