Accessibility links

Путин: Русиядә сәяси тоткыннар юк


Русия премьер-министры Владимир Путин Мәскәүдә сәясәт белгечләре белән очрашу вакытында, илдә сәяси тоткыннар юк, дип белдерде. Путин төрмәдә сәяси сәбәпләрдән утырган бер генә кешене дә белмәвен өстәде.

"Каршылык чарасы вакытында тоткарланып 15 тәүлеккә хөкем ителүчеләр инде күптән иреккә чыгарылган", диде Путин.

"Гадел сайлаулар өчен" урам җыеннарын оештыручылар якын арада хакимиятләргә сәяси тоткыннар исемлеген тапшырачакларын белдерде. Исемлектә ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедев, "Башка Русия" активисты Таисия Осипова һәм башкалар булачак. Хокук яклаучылар бу кешеләрне иреккә чыгаруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG