Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай еврозона илләренә кризисны җиңәргә ярдәм итәргә әзер


Кытай бурыч кризисы белән көрәштә еврозона илләренә ярдәм күрсәтергә исәп тота.

Әлеге белдерү бүген Пекинда Европа җитәкчеләре вәкилләре белән очрашу вакытында яңгырады. Кытай премьер-министры Вэнь Цзябао Европа Берлеге икътисади партнеры буларак саналган Пекинның кризис илләрендәге хәлне тотрыкландыру тырышлыкларын арттырырга әзер булуын әйтте. Шул ук вакытта ул Кытайның Европа тотрыкландыру фондына инвестицияләр кертү мөмкинлеге хакында аңлатмалар бирмәде.

Еврокомиссия рәисе Жозе Мануэл Баррозу Кытай һәм Европа икътисады киләчәге бер-берсенә бәйле булуын ассызыклады.

Чит ил ширкәтләре еш кына Пекинны аларны үз базарларына кертүдә аяк чалуларда гаепләде.
XS
SM
MD
LG