Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози кабаттан президент итеп сайланырга җыенуын игълан итмәкче


Франция президенты Николя Саркози иртәгә икенче тапкыр президент итеп сайланырга җыенуы хакында игълан итәр дип көтелә.

Елисей сарае мәгълүматларына караганда, бу белдерү телевизион әңгәмә барышында яңгыратылачак. 22 апрельгә билгеләнгән сайлау алдыннан җәмәгатьчелек фикерен белү сораштырулары 30%ка якын французларның социалист Франсуа Оланд өчен тавыш бирергә җыенуын күрсәтә. Шул ук вакытта Саркозины уртача 25% халык яклый.

Әгәр беренче турда җиңүче билгеләнмәсә, тавыш бирүнең икенче туры майда булачак.
XS
SM
MD
LG