Accessibility links

Таҗикстанда яшьләр фиркасе оештырылды


Таҗикстанда яшьләрнең яңа сәяси партиясе оештырылды. Аны оештыручыларның берсе Иззат Амон сүзләренә караганда, фиркане теркәү өчен барлык документлар әзер.

Таҗикстан халкының күпчелеген яшьләр тәшкил иткәндә, хөкүмәттә 40тан яшьрәк кешеләр бик аз, диде Амон.

Үзе ул моңарчы Мәскәүдә яшәп Русиядә таҗик яшьләре берлегенең рәисе булган.

Таҗикстаннан читтә шулай ук таҗик яшьләренең "2013 елда ирекле сайлау" дип исемләнгән оешмасы да бар.

Киләсе елда Таҗикстанда президент сайлавы үтәчәк.
XS
SM
MD
LG