Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Үзәк Азия эшчеләре белән сугышкан 50 кеше тоткарланган


Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү бүлеге хәбәр итүенчә, башкалада Үзәк Азиядән килгән эшчеләр белән сугышкан 50ләп кеше кулга алынган. Башка чыганакларга караганда, тоткарланганнарның саны 100дән артык.

Узган ел 19 яшьлек Мәскәү студенты Иван Агафоновны үтерүдә гаепләнгән спортчы Рәсүл Мирзаевны җәзага тарттыру таләбе белән үткән урам җыеныннан соң рус милләтчеләре Манеж мәйданына таба китеп юлда очраган эшче мигрантларны кыйнаган.
XS
SM
MD
LG