Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Коръән китапларын яндырудан башланган ризасызлык чаралары дәвам итә


НАТО гаскәрләренең Әфганстанның Баграм хәрби һава базасында Коръәнне һәм башка дини китапларны чүплеккә атып яндырудан соң башланган ризасызлык чаралары бүген бишенче көн дәвам итте.

Шимбә көнне Логар, Нангархар һәм Лагман көнчыгыш вилаятьләрендә кешеләр урамнарга чыкты. 1000гә якын кеше Лагман вилаятендә губернатор йортын басып алырга тырышкан. Полиция халык һөҗүменә каршы чыккан, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.


АКШ президенты Барак Обама дүшәмбе көнне халыкара гаскәрләрнең Баграм хәрби һава базасында дини китапларны чүплеккә ташлап аларны яндыру гамәле өчен гафу үтенеп Әфганстан президенты Хәмид Карзаига рәсми хат юллады һәм бу хәлне тикшерергә кушты.
XS
SM
MD
LG