Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар Әфганстанда терактларга катнашлыгы барлыгын белдерә


Әфганстанның көнчыгышында Нангархар вилаятендәге хәрби базадагы ризык һәм суны агулау өчен җаваплылыкны талиплар үз өстенә алган.

Элегрәк НАТО идарәсе вәкиле ашамлыкларны тикшергәндә анда агулы матдәләр ачыкланганын әйтте. Ләкин агулану сәбәпле, биш хәрбинең үлеме турындагы мәгълүматны расламады.

Дүшәмбе Җәләлабад шәһәре һава аланындагы шартлауда ким дигәндә тугыз кеше үлде. Шартлаткыч интихарчы машинасына куелган булган. Теракт өчен җаваплылыкны шулай ук талиблар үз өстенә алды. Алар моны Баграмда Коръән китапларын яндыру өчен уч алу булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG