Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия президенты гаскәрләре Һомста һөҗүмгә күчте


Сүрия хөкүмәте гаскәрләре һәм шулай ук танк берләшмәләре дә Һомс шәһәрендә оппозиция күзәтүендә булган бистәләргә һөҗүмгә күчте.

Күрүчеләр әйтүенчә, һөҗүмгә кадәр артиллерия каты утка тоткан. Сүрия хокук яклаучылары, узган тәүлектә Һомста кимендә 20 тыныч кеше, ә ил күләмендә 32 тыныч кеше һәм 11 хәрби һәлак булган, дип белдерә. Бу хәбәрне әлегә башка чыганаклар расламады.

БМО сишәмбе көнне Сүриядәге тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә һәлак булганнар турында яңа мәгълүматлар китерде. Елга якын дәвам иткән тәртипсезлекләрдә җиде меңгә якын кеше һәлак булган.

БМО-ның элекке Генераль секретаре, хәзер исә Сүрия проблемнарына мөнәсәбәттә махсус илче Кофи Аннан бүген Нью-Йоркта Якын Көнчыгыштагы дәүләтләр һәм дөньяның иң көчле илләре вәкилләре белән киңәшләшә.
XS
SM
MD
LG