Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә ике Көнбатыш журналистының җәсәден дипломатларга тапшырдылар


Мэри Колвин һәм Реми Ошлик
Мэри Колвин һәм Реми Ошлик
Сүриядә АКШ журналисты Мэри Колвин һәм Франция хәбәрчесе Реми Ошлик җәсәден илгә килгән дипломатларга тапшырдылар.

Тапшыру башкала Димәшктәге хастаханәләрнең берсендә булды. Җәсадләрне Кызыл Хач оешмасы хезмәткәрләре, Франция һәм Польша дипломатлары кабул итеп алды. Польша хәзер Сүриядә АКШ вәкиле буларак та эш итә.

Колвин һәм Ошлик 22 февраль көнне Һомс шәһәренең Баба Амр өлешен хакимият гаскәрләре утка тотканда үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG