Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьковта 500 кеше Тимошенкога бәйрәм митингы уздырды


Харьковта 500-ләп кеше Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко ябылган төрмә бинасы янында бәйрәм митингы оештырды.

Экс-премьер тарафдарлары әнә шулай итеп Тимошенконы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу чарада катнашучылар төрмә хакимияте аша Тимошенкога чәчәкләр, торт һәм котлау открыткалары тапшырды, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Тимошенкога кызы белән өч көнлек күрешүгә рөхсәт бирүләре дә билгеле булды.

Юлия Тимошенко 2009 елда Русия белән газ килешүен имзалаганда вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнеп, җиде төрмәгә ябылган иде.
XS
SM
MD
LG