Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хокук яклаучылары Клинтонның сайлау турында сүзләрен “мыскыллау” дип атады


Русия хокук яклаучылары Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтонның Русия президентын сайлауда “ачыктан-ачык җиңүче булды” дигән сүзләрен “мыскыллау” дип атады. Клинтон 7 мартта әнә шулай дип әйткән иде.

Хокук яклаучылар игълан иткән белдерүдә, тавыш бирүдә күпләгән хәрәмләшүләрнең яңа дәлилләре ачылган вакытта бу сүзләр әйтелде, диелә.

“Һиллари Клинтон сүзләре, безнең карашыбызча, Русиядә гадел сайлаулар өчен көрәшүчеләрне мыскыллау дип бәяләүдән кала башкача әйтеп булмый”, диелә, аерым алганда, Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев, “Социаль хезмәттәшлек” хәйрия вакыфы рәисе Валерий Борщев һәм “Мемориал” хокук яклау үзәге башлыгы Олег Орлов имзалаган документта.

Русиядә 4 мартта үткән сайлауда 63 процент җыеп Владимир Путин җиңү яулады дип белдерелде. Геннадий Зюганов икенче, Михаил Прохоров өченче булды.
XS
SM
MD
LG