Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоровның Татарстандагы вәкиле иреккә чыгарылды


Бүген Казанда сайлауга әзерлек вакытында тәртип бозган өчен дип 10 тәүлек сак астында тотылган Михаил Прохоров ягыннан Казанның Мәскәү районындагы сайлау комиссиясе җитәкчесе Артур Гыйбадуллин иреккә чыгарылды. Аны вакытлыча тоткарлау изоляторыннан “Гадел сайлаулар өчен” хәрәкәте активистлары каршы алды.

Гыйбадуллин гаепләүләр белән килешмичә ачлык игълан иткән иде. “Вечерняя Казань”га ул ач тору сәбәпле, изоляторда кан басымы төшүе һәм башы әйләнүен сөйләгән.
XS
SM
MD
LG