Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан милиция бүлегендә кыйналу нәтиҗәсендә үлгән студент эшен Европа мәхкәмәсенә җибәрәчәкләр


Татарстан тикшерү идарәсенең Казан милиция бүлегендә үлгән студент эше нигезендәге мәхкәмә карарларын үтәмәүгә ике ел булды. Хокук яклаучылар фикеренчә, 2008 елның 28 декабрендә студент Ренат Фәләхиевны чишендереп җәзалаганнар.

Аны Казан эчке эшләр идарәсенең «Азино-2» бүлегендә канга баткан килеш табалар. Хастаханәгә барганда 27 яшьлек егет җан бирә.

Тикшерү комитеты бүлеккә китерелүчеләр өчен ул көнне җаваплы булган кизү торучыга карата җинаять эше ача, әмма бер елдан соң милиция лейтенантына карата бу эш туктатыла. Ләкин 2010 елның мартында Идел буе район мәхкәмәсе тикшерүченең бернинди гамәл кылмавын канунсыз дип таба. Тикшерү комитеты моңа җавапсыз кала.

2011 елның җәендә мәхкәмә кабат җинаять эшен туктату карарын канунсыз дип тапты. Быел февральдә Идел буе район мәхкәмәсе хокук яклаучыларның таләпләрен канәгатьләндергән. Мәхкәмә карары кануни көчкә кергән.
Хәзер хокук яклаучылар студентның әнисе исеменнән Европа мәхкәмәсенә шикаять әзерли.
XS
SM
MD
LG