Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүриядә югалган журналистларны кайтаруда ярдәм сорый


Әнкара – Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглы бер атна элек Сүриядә югалган ике төрек журналистын илгә кайтаруда ярдәм сорап Сүрия һәм Иран рәсмиләренә мөрәҗәгать итте.

“Гәрчәк хаят” журналы хәбәрчесе Адәм Өзкәче һәм оператор Хәмит Җошкүн Сүриядәге вакыйгалар турында фильм төшермәкче булган.

Соңгы тапкыр алар 10 мартта Идлиб шәһәреннән элемтәгә чыккан. Ул көнне шәһәр хөкүмәт көчләре тарафыннан камауга алынган, элемтә өзелгән.

Төрек матбугаты бу ике журналист Сүриянең махсус хезмәтләре кулында дип саный.
XS
SM
MD
LG