Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Алеппо шәһәрендә чираттагы террор гамәле


Алеппо – Бүген Сүриянең Алеппо шәһәрендә чираттагы террор гамәле булды – почта бинасы янында бер машина шартлатылган. Шартлау нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган, 20дән артыгы җәрәхәтләр алган.

Шимбә көнне Димәшкта булган шартлауда кимендә 27 кеше һәлак булган иде. Оппозиция бу шартлаулар өчен хакимиятләрне гаепли, рәсмиләр исә – террорчы оппозиция төркемнәрен.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматына күрә, бер ел эчендә Сүриядәге бәрелешләрдә 9 меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG