Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch Азәрбәйҗан хакимиятләрен тәнкыйтьли


Халыкара хокук яклау оешмасы Human Rights Watch Азәрбәйҗан хакимиятләрен “Hayal TV” телевидениесенең ике хезмәткәренә адвокатлары һәм гаилә әгъзалары белән очрашу мөмкинлеге бирергә өндәде.

Вугар Гонагов һәм Заур Гулиев Азәрбәйҗан эчке эшләр министрлыгы төрмәсендә ябып тотыла. Алар 13 мартта илнең көнчыгышындагы Губа шәһәрендә тоткарланган иде.

Хокук яклаучылар бу журналистларның нәрсәдә гаепләнүе әлегә билгеле түгел, алар белән булган хәл Азәрбәйҗан кануннарын да, халыкара кануннарны да бозу ди.

Human Rights Watch исәпләвенчә, аларны тоткарлауның сәбәбе 1 мартта Губада булган чуалышларга бәйле видеоязманы “YouTube”ка чыгару булырга мөмкин ди. Губа мэры Рәүф Хәбибовның шәһәр халкын сатлык булуда гаепләвен сүрәтләүче ул видео чыкканнан соң шәһәрдә чуалышлар башланган иде.
XS
SM
MD
LG