Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре лигасы саммитында әгъза илләрнең яртысы гына катнашыр дип көтелә


Гыйрак башкаласы Багъдадта үтүче Гарәп илләре лигасы саммитына бу оешмада әгъза булган 22 илнең яртысының гына җитәкчеләре килер дип көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне үтәчәк саммитка әзерлек турында сөйләшү өчен бүген анда каты иминлек чаралары белән 11 илнең министрлар очрашты.

Күвәйт, Бәһрәйн, Лүбнән, Дҗибути кебек илләрнең тышкы эшләр министрлары очрашса да, саммитка Согуд Гарәбстаны кебек көчле илләрнең җитәкчеләре килмәс дип көтелә.
XS
SM
MD
LG