Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәнҗал тынмый, Сәфәровның какшамас позициясе тетрәнә


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Хокук яклаучылар оешкан җинаятьчелекне җиңүен белдергән Казан полициясе үзе җинаятьчегә әверелде, дигән фикердә.

Татарстанның эчке эшләр өчен җаваплы иң югары түрәсе, хәзер инде элекке министр Әсгать Сәфәров тирәсендә җәнҗал дәвам итә. Кайбер күзәтүчеләр аның вазифасыннан алынуы бары тик вакыт мәсьәләсе генә дигән фикердә.

Үз позициясен ныгыту максатында Сәфәров һәм аны яклаучылар, күп еллар буе министр булып эшләгән чорда үзенең Казандагы һәм Татарстандагы оешкан җинаятьчелекне җиңүенә басым ясый, әмма Сәфәровның шушы белдерүләре сурәтендә хокук яклаучылар җинаятьчелекнең асылда кимемәве, аның башка даирәләргә күчүе генә турында да белдерә. Алар фикеренчә, җинаятьчелеккә каршы көрәш үзе берничек тә җинаятькә әверелмәскә тиеш.

Казанда оешкан җинаятьчелекне җиңүче буларак дан казанган Әсгать Сәфәров исеме соңгы җәнҗал сурәтендә инде полиция җинаятьләренең синонимы буларак кабул ителә бара. Сергей Назаровның Казан полициясе бүлегендә азаплап үтерелүеннән соң башкалар да полициянең азаплау, куркытулары турында күпләп хәбәр итә башлады. Өстәвенә узган атнада матбугатның игътибары Сәфәровның элегрәк чыккан китабында бер дә икеләнми азаплауларны аклавына, яклавына юнәлде.

Сәфәровны вазифасыннан алу таләпләре яңгыраса да, ул әлегә Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевтан шелтә алу белән генә чикләнде.

“Яблоко” фиркасенең Казан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин, Сәфәровны республика куәт структураларындагы җитәкчел элита бергәләп яклап килә, ди.

Татарстандагы "Яблоко" җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин
Татарстандагы "Яблоко" җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин
“Аны вазифасыннан алырга кирәк дип уйлыйм. Аны гына да түгел. Республикада инде күптәннән әшнәлек системы урнашты. Һәм кешеләрнең хокуклары, иреклекләре бозылуга киртә куярга тиешле барлык хакимият оешмалары - эчке эшләр министрлыгы, прокуратура һәм тикшерү комитеты бер-берләрен яклап килә”, ди Зиннәтуллин.

1990 еллар башында ул чактагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең ярдәмчесе булган, соңрак аның тән сакчыларын җитәкләгән Сәфәровны 1998 елда Шәймиев Татарстан эчке эшләр министры итеп билгеләде. Аның иң зур казанышы дип республикада контроль зоналары өчен сугышучы җинаятьчел төркемнәрне бастыру күрсәтелде.

“Алар ачыктан-ачык кеше үтерүчеләрне төрмәгә япты. Әмма аларны ябу белән хакимияткә якыннары барлыкка килде. Хәзер эшмәкәрләргә ачыктан-ачык һөҗүм итүләр, яңгыравык үтерүләр юк. Әмма республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе шактый югары дип уйлыйм”, ди Зиннәтуллин.

Русия президенты Дмитрий Медведев 2010 елда Шәймиев урынына Рөстәм Миңнехановны куйганчыга кадәр Сәфәров кагылгысыз кеше булып килде.

Хәзер исә милиция азаплауларына бәйле җәнҗал көчәйгән саен аның баскан урыны йомшый бара. Хәзер инде ул Татарстан хөкүмәте әгъзасы түгел, ә турыдан-туры Мәскәүгә буйсынучы Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге башлыгы гына булып калды. Кайберәүләр хәтта моны республика президенты Рөстәм Миңнехановның Сәфәровтан читләшергә тырышуы дип тә бәяләде. Гәрчә бу турыда карар җәнҗалга кадәр үк кабул ителгән булса да.

Бу атнада Русия тикшерү комитеты 2010 елның 1 гыйнварыннан башлап Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә карата барлык шикаятьләрне яңадан тикшерәчәген игълан итте.

Мәскәүдәге Карнеги үзәгенең төбәкләр сәясәте белгече Николай Петров, Сәфәровның вазифасыннан алынуы бары тик вакыт мәсьәләсе генә, ди.

Николай Петров
Николай Петров
“Бу очракта аның беренче чиратта Татарстан сәяси элитасына тугрылыклы булганлыгы ачык күренә. Берара ул кагылгысыз булып килде. Аннан соң ул бәлки Мәскәү Кремленә тугрылыгын да күрсәтә алгандыр. Әмма аны вазифасында калдыру зарурлыгы инде юк”, ди Петров.

Сәфәров вазифасыннан алынган очракта бу полициянең канун бозуларына бәйле рәвештә быел инде икенче төбәк полициясенең башы очу булачак. Гыйнвар аенда полиция бүлегендә 15 яшьлек үсмернең кыйнап үтерелүеннән соң җәнҗал чыгып Петербур полициясе башлыгы Михаил Суходольскийны вазифасыннан алган иделәр.

Казан полициясендәге азаплауларның гадәти күренеш булуын раслап Казан полициясендә Сәфәров министр булып билгеләнгәннән бирле эшләгән Юрий исемле бер хезмәткәр “Московский Комсомолец” газетына интервью биргән.

“Либераллар майларына чыдый алмый. Гаепне танытуга ничек ирешкәннәрен моңарчы беркем дә белмәгән диярсең. Һәм бу ысуллар 37-нче елда гына кулланылып калмаган, чөнки җәмгыятьне котырган җинаятьчелектән саклауның башка ысуллары юк. Пычрак эшне дә кемдер башкарырга тиеш. Сорау алу техникалары, методикалары бар, аларның барысын да инде әллә кайчан ук уйлап тапканнар”, ди.

Regions.ru сәхифәсе “Элекке министр республикада оешкан җинаятьчелекне җиңдем дип саный. Әмма хәзер инде бу җиңүнең чынлыкта коточкыч канунсызлык булып чыгуы ачык күренә”, дип яза.

Казан хокук яклау үзәгенең матбугат бүлеге башлыгы Булат Мөхәммәтҗанов, Сәфәровның оешкан җинаятчел төркемнәрне җиңүе турындагы белдерүенә карамастан, полициянең азаплауларына зарланып безгә килүчеләр саны кимемәде, ди.

Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, 2000 еллар башында полициягә зарланып килүчеләр күпме булса, 10 елдан соң да шулай булып калган.
XS
SM
MD
LG