Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннан Сүриядә атышларны кичекмәстән туктатырга чакыра


Кофи Аннан
Кофи Аннан
БМО һәм Гарәп илләре лигасының Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан Сүрия президенты Бәшәр Әссадны ел буе дәвам иткән кораллы низагъка чишелеш табу өчен атышларны кичекмәстән туктатырга өндәде.

Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре бүген тагын оппозициянең төп таянычы булган Һомс шәһәрен утка тотты.

Әссад Аннан тәкъдим иткән тынычлык урнаштыру планын кабул иткәнлеген белдерде. Әмма Аннан атышлар хәзер үк туктатылырга тиеш дигән таләп куя.

БМО исәпләвенчә, Сүриядәге бу низагта тугыз меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG