Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә өч көнлек матәм игълан ителде


Бүген булган очкыч һәлакәтеннән соң 4-6 апрель Төмән өлкәсендә матәм көннәре дип игълан ителде. Казада 31 кеше һәлак булды. 12 кеше авыр хәлдә хастаханәгә салынды. Очкычта барлыгы 39 юлчы һәм дүрт кешелек экипаж булган. Очучылар һәм стюардесса һәлак булды.

Һәлак булганнарның гаиләләре 3.5 миллион сум, яраланганнар 3 миллион сум алачак. Бу акчаны Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм очышны оештырган "ЮТэйр" һава ширкәте бирәчәк.

Сургутка юл тоткан ATR-72 очкычы Төмән һава аланыннан күтәрелгәч берничә минуттан кире җиргә төшеп икегә ярылган, янгын чыккан.

Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин, террор ихтималын кире какты.

“Бүгенге көндә төрле сәбәпләр тикшерелә, әмма әлегә казаның төп сәбәбе – очкычның төзек булмавы дип фаразлана", диде Маркин.
XS
SM
MD
LG