Accessibility links

Мәскәү янында журналист Елена Милашина кыйналган


Елена Милашина Азатлыкның Мәскәү студиясендә кунакта. 2008 ел
Елена Милашина Азатлыкның Мәскәү студиясендә кунакта. 2008 ел
Узган төндә иптәше белән өенә кайтканда журналист Елена Милашина каты кыйналган һәм таланган.

"Новая газета" хәбәрчесе һәм хокук яклаучы Милашинага ике кеше һөҗүм иткән, битенә, башына суккан, тешләрен сындырган.

Милашина Төньяк Кавказда кешеләрнең югалуы, җәберләнүе турында, шулай ук полициянең кеше хокукларын бозуы хакында яза. Хезмәттәшләре бу һөҗүмне аның эшчәнлеге белән бәйле түгел, дип саный.

Елена Милашина халыкара кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch оешмасы бүләге иясе.
XS
SM
MD
LG