Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар һәм удмурт укытучылары тәҗрибә туплады


Татар бакчасындагы бала борынгы йорт җиһазларының кулланылышы турында сөйли
Татар бакчасындагы бала борынгы йорт җиһазларының кулланылышы турында сөйли

Туган телне өйрәтүгә багышланган конференциядә катнашучылар татар теленең кулланышы белән татар бакчасында танышты.

Ижауда “Күптелле киңлектә туган телгә өйрәтү» дип аталган дүртенче фәнни-гамәли конференция узды. Ул республикада удмурт, татар телләре шәһәр кысаларында укытыла башлавының 20 еллыгына багышлап оештырылды.

Конфеференциягә җыелган укытучылар
Конфеференциягә җыелган укытучылар
Конференцияне республиканың мәгариф министрлыгы, укытучыларның белемен күтәрү институты әзерләде. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул ике өлештән торды. Аның фәнни өлеше башкаланың Кузебай Герд исемен йөрткән удмурт гимназиясендә узды. Анда укытучылар төрле секцияләрдә эшләде, түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә милли телләр укытуда килеп туган проблемнарны чишү юлларын эзләде. Икенче көнне укытучылар һәм тәрбиячеләр милли телләрнең кулланышы белән мәктәпләр һәм балалар бакчаларында танышты.

Конференциядә катнашучылар татар теленең кулланышы белән Ижау шәһәренең 107 санлы балалар бакчасында танышты. Конференциядә катнашучыларны, бакчада гадәттәгечә, татар һәм рус телендә сәламләп каршы алдылар. Кунакларны бакча белән таныштыруны, үзләренең горурлыгы, милли музейдан башладылар. Анда кунакларны балалар белән татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова каршы алды.

Татар бакчасындагы кыз туку машинасында эшли
Татар бакчасындагы кыз туку машинасында эшли
Малайлар-кызлар музейдагы экспонатлар турында сөйләделәр, аларның кулланылышы хакында да татар һәм рус телләрендә аңлатмалар бирделәр. Ә музейда урнаштырылган туку җиһазында эшләп тә күрсәттеләр

Республика укытучыларның белемен күтәрү институтының удмурт филологиясе һәм милли телләр кафедрасы мөдире Андрей Клементьев башта удмурт бакчасында балалар белән танышуын, хәзер татар бакчасында сабыйларны тыңлап, һәр бакчаның үзенчәлеген билгеләде.

“Бакчага килеп керүгә милли бизәкләр аларның татар яисә удмурт бакчасы икәнлеге күренеп тора. Балалар туган телләрендә аралаша, сәхнәләштерелгән күренешләрдә актив катнаша, милли уеннар уйный. Бу сөенечле хәл”, диде Андрей Клементьев

Андрей Клементьев
Андрей Клементьев
Андрей Клементьев балаларга мәктәптә туган телендә белем алу өчен мөмкинлекләр булуын ассызыклап, бакчаларда сабыйларга милли тәрбия бирүне киңрәк җәелдереп җибәрүгә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясады. “Шулай ук бу юнәлештә альтернатив ресурслар табарга һәм бу эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәклеге билгеләнде”, диде Андрей Клементьев.

Моның өчен республикада шартлар бар. Халыклар дуслыгы йортында да, милли-мәдәни оешмаларда да, өстәмә белем бирү йортларында да этнокомпонентны кулланырга мөмкин, диде Андрей Клементьев.

Бакчада аулак өй күренеше
Бакчада аулак өй күренеше
Милли телләрнең куллану даирәсен киңәйтү өчен балаларны гореф-гадәтләребез, милли уеннарыбыз нигезендә тәрбияләргә омтылалар бакчаларда. Татар бакчасында моңа игътибар зур. Гореф-гадәтләребез бала күңеленә ныклап сеңеп калсын өчен бу эштә әти-әниләр, әби-бабайлар да актив катнаша. Кунакларга балалар “Аулак өй” күренешләрен әзерләгән. Анда аларның әбиләре дә катнашты.

Балалар чыгышларын карап кына калмады өлкәннәр. Алар белән уеннарда да ярышты. Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасыннан татар теле белгече Рәсилә Гатауллина әлеге бакчаның сабыйлары туган телебездә бик яхшы сөйләшүләрен, тәрбияче сорауларына аңлап җавап бирүләрен ассызыклады.

Балалар чыгышы
Балалар чыгышы
107нче бакчада узган ачык дәрес татар теле укытучыларын да сокландырды. Бакча “Энҗе бөртекләре” дип атала. Бу сабыйлар милләтебезнең дәвамчылары дип ышана укытучылар. Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе татар теле укытучысы Фәридә Кашапова “ата-аналар сөйләшеп бу балаларны бер сыйныфка илтсеннәр, төрле мәктәпләргә киткән очракта әлеге малайлар-кызлар югалачак”, дигән фикерен җиткерде.

Шушындый практик аралашуларда туган телләрне өйрәтүдә яңа алымнар белән таныша укытучылар. Бу аларга дәресләрне баетырга да мөмкинлек бирә. Ижау шәһәренең 55нче мәктәбеннән татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиева “Удмурт теле укытучылары алымнарын татар теле дәресләрендә дә кулланырга мөмкин”, диде.

Милли тәрбия бирү, республикада яшәүче халыкларның сәнгате белән таныштыру дәрестән тыш та алып барылырга тиеш. Татар балаларының милли уеннарда катнашуы, аңлап сөйләшүләре өстәмә белем бирү йортлары хезмәткәрләре өчен дә бик нәтиҗәле булган. Сарапул шәһәреннән халыклар уеннары түгәрәге җитәкчесе Надежда Батуева “Мин режиссер түгел, милли уеннарны сәхнәләштерергә теләгем күптән бар иде, уйланып йөрдем. Әмма ничек башкарып чыгарга белмәдем. 107нче бакчада нәниләр чыгышларын карап, ничек эшләргә кирәклеген аңладым”, диде.

107нче бакчага тәҗрибә тупларга, биредәге милли тәрбия эше белән танышырга еш киләләр. Әлеге очрашулардан бакча хезмәткәрләре киләчәктә үз эшләрен баету өчен күп нәрсә алган.

Бриллиант Абдрахманова
Бриллиант Абдрахманова
Бакча мөдире Бриллиант Абдрахманова. “Шушындый очрашулар бик кирәкле. Үз эшебезне дә күрсәттек. Башкаларны тыңлап, алар кулланган алымнарны да күрдек. Шулай ук күп кенә дидактик материаллар, китаплар да тупладык”, диде.

Шушындый конференцияләрнең нәтиҗәсе буларак ел саен махсус җыентыклар да чыгарыла. “Педагогический родник”- “Педагогика чишмәсе” җыентыгында татар теле укытучыларның да мәкаләләре урын алган. Быелгы чыгарылышында татар, удмурт телләре укытучыларының фотогалереясы да урын алган. Алар – милли телләр укытуда уңышка ирешкән укытучылар. Күпләр өчен үрнәк мөгалимәләр.
XS
SM
MD
LG