Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүрия хакимияте гамәлләренә ачу белдерә


Кушма Штатлар президенты Барак Обама идарәсе Сүрия армиясенең Лүбнән һәм Төркия чикләрендәге гамәлләренә ачу белдерә һәм президент Бәшәр Әсад режимының БМО һәм Гарәп Дәүләтләре Лигасы махсус вәкиле Кофи Аннанн тәкъдим иткән тынычлык планын үтәү омтылышына шикләнеп карый.

Сүрия армиясенең күрше ил чикләрендә ут ачуы нәтиҗәсендә Лүбнән телевидение журналисты һәм Төркиядәге качаклар лагерының ике кешесе һәлак булган. Бу хәл нәкъ атышларны туктату турындагы килешү үз көченә керер алдыннан булды.

Сүриянең төрле районыннан хокук яклаучылар хәрби һөҗүмнәрнең артуын һәм тыныч халык арасында үлүчеләрнең күбәюен хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG